Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына авыл кешесе телефон аша сыйфатлы товар алмашу өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте.
Моннан берничә көн элек кулланучы гарантия срогы бер елга исәпләнгән электр триммерын сатып алган. Өйдә, инструментның характеристикаларын өйрәнгәннән соң, ул сатып алуның уңышсыз булуын аңлаган һәм хәтта товарны да ачып та карамаган. Сатып алучы үзе өчен бензин белән эшли торган триммер уңайлырак булыр иде, дип карар кабул иткән. Кулланучы, бу очракта үзенең хокукларын аңлатуны сорап Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына мөрәҗәгать итте.
Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 25 маддәсе (алга таба – Закон) аңлатылды. Әлеге статья нигезендә кулланучының, сатып алынган көнне исәпләмәгәндә, тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарны 14 көн эчендә алмаштыру хокукы бар. Әмма Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан алмашынырга тиеш булмаган товарлар исемлеге расланды. Бу исемлеккә техник яктан катлаулы көнкүреш товарлары керә, аларга гарантия сроклары кимендә бер ел күләмендә билгеләнгән. Электрлаштырылган инструментлар (кулдан һәм күчерелмә электр машиналары), аларга электр триммеры да керә, техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керә.
Шулай итеп, тиешле сыйфатлы электр триммеры закон нигезендә алмашынырга һәм кире кайтарылырга тиеш түгел.