Химчисткада кулланучының тунын бозганнар

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз телефон аша химик чистартуга тапшырылган әйбернең зарарлануы белән бәйле бәхәсле хәлгә аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Ачыкланганча, җәйге чорда хатын-кыз тунын тәртипкә китерергә карар кылган һәм оешмаларның берсе белән химчистка башкару буенча килешү төзегән. Эшләрне башкарганнан соң тунның шактый кечерәйгәнлеге ачыкланган, шулай ук яраткан тун сыйфатына сизелерлек йогынты ясаган башка кимчелекләр барлыкка килгән.

Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 35 маддәсе аңлатылды.  Әлеге статья нигезендә, әгәр эш тулысынча яисә өлешчә кулланучы материалыннан (әйбереннән) башкарылса, башкаручы әлеге материалның (әйбернең) сакланышы һәм аны дөрес куллану өчен җавап бирә. Башкаручы кулланучыны тапшырылган материалның (әйбернең) яраксызлыгы яисә сыйфатсызлыгы турында кисәтергә тиеш.

Кулланучыдан кабул ителгән тунның өлешчә бозылуы сәбәпле, башкаручы өч көн эчендә аны шундый ук сыйфатлы әйбер белән алыштырырга тиеш. Ул булмаган очракта – кулланучыга зарарланган әйбернең икеләтә бәясен, кулланучы тоткан чыгымнарны түләргә тиеш. 

Кулланучыга башкаручыга дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде. Кирәк булганда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре кулланучыга хокукый ярдәм күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International