Барып чыкмаган грумер тарихы

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:

- Грумингка өйрәтү буенча күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен түләнгән акчаны миңа кире кайтарудан баш тарттылар. Миңа нишләргә?

Бу вакыйганың тарихы түбәндәгечә. Гражданка Р. күптән грумерга өйрәнергә теләгән һәм бушлай белдерүләр мәйданчыгында үзенә туры килә торган реклама тапкан.  Казанга уку-укыту үзәгенә баргач, аның белән тиешле хезмәтләр күрсәтү турында килешү төзегәннәр. Шартнамәгә кул кую көнендә, гражданка ризалыгыннан башка, еллык 24,9% белән 56000 сумлык кредит килешүе рәсмиләштергәннәр. Гәрчә килешү төзелгән вакытта сүз кредит турында түгел, ә өлешләп түләү турында барса да. 

Моннан тыш, дәресләр расписаниесе нигезендә, кулланучы белән 7 (җиде) дәрес үткәрелергә тиеш юулган, нибары икесе генә уздырылган. Шул ук вакытта, өйрәнү тәмамланмаган килеш, аңа уку узу турында сертификат бирәләр, ләкин анда мөһер юк. Моннан аңлашылганча, кулланучыга хезмәт тулы күләмдә күрсәтелмәгән. Алга таба эшләү өчен җитәрлек һөнәри белем һәм груминг остасы күнекмәләрен ул, кызганычка каршы, ала алмаган.

Әлеге хәлләр белән бәйле рәвештә, территориаль орган хезмәткәре кулланучыга дәгъва төзүдә ярдәм күрсәтте. Кулланучының таләпләре судка кадәр канәгатьләндерелмәгән. Шуңа күрә гражданка Р.га судка дәгъва гаризасын төзүдә ярдәм күрсәтелде. Озакка сузылган суд тикшерүләреннән соң Татарстан Республикасы Арча район суды судьясы кулланучы файдасына карар чыгарды. Җавап бирүчедән килешү буенча түләнгән 56 000 сум акча, мораль зыянны компенсацияләү өчен 1 000 сум, почта чыгымнары өчен 950,36 сум, 28 500 сум күләмендә штраф түләтелгән.

Бу вакыйга уңышлы тәмамланды. Ләкин, хөрмәтле кулланучылар, без сезгә игътибарлырак һәм сак булырга, товарлар һәм хезмәтләр базарында намуссыз катнашучыларның хәйләләренә эләкмәвегезне телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International