Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Менделеевскидагы «Магнит» кибете хезмәткәрләре белән очрашты.
Белгечләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законын, шулай ук РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы Карарын аңлаттылар.
Белгечләр кулланучылар базары өлкәсендәге барлык сорауларга җавап бирделәр, сатып алучыларга хезмәт күрсәткәндә конфликтларны булдырмау буенча киңәшләр бирделәр. Сүз товарларга бәяләрне рәсмиләштерү, азык-төлек товарларына карата яраклылык срокларын үтәү һәм тиешле сыйфатта булмаган товарлар сатып алганда сатып алучыларның таләпләрен канәгатьләндерү тәртибе турында барды. Чара барышында белгечләр түбәндәге темаларга мәгълүмати белешмәләр һәм буклетлар тәкъдим иттеләр:
- «Сатучыга таләпләр кую сроклары»;
- «Кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру һәм кире кайтару хокукы»;
- «Дөрес итеп дәгъвалар төзү. Сыйфатсыз товар яисә хезмәт күрсәтү сатып алганда кулланучының хокуклары»;
- «Товар тиешле сыйфатта булмаса, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары».
Татар телендәге буклетлар:
- «Товарларны интернет аша сатып алганда»;
- «Алмаштырылырга тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге».
Кибет хезмәткәрләренә Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны эше турында хәбәр ителде: (88552)71-43-03.