Чистай шәһәренең әйберләр базарында кизү торган вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгеченә шәһәр кешесе сатучының алдан түләнгән товарны китерү срогын бозган очракта кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Гражданин сатучы белән бүлмәара ишекләрне сату-алу турында килешү төзегән. Шул ук көнне сату бәясеннән 50% күләмендә алдан түләгән. Килешү нигезендә ишекләрне китерү вакыты 10 календарь көн тәшкил итә. Әмма күрсәтелгән вакыт тәмам, ләкин тиешле адрес буенча товар китерелмәгән. Сатучы кулланучыдан телефон шалтыратуларына җавап бирми.
Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 23.1 маддәсе аңлатылды. Сату-алу шартнамәсендә билгеләнгән күләмдә алдан түләү суммасын алган сатучы товарны кулланучыга шартнамәдә билгеләнгән вакытта тапшыру бурычын үтәмәгән очракта, кулланучы үз теләге белән түбәндәгеләрнең берсен таләп итәргә хокуклы:
- түләнгән товарны билгеләнгән яңа срокта тапшыру;
- сатучы тапшырмаган товар өчен алдан түләү суммасын кире кайтару.
Сату-алу шартнамәсендә билгеләнгән алдан түләнгән товарны кулланучыга тапшыру срогы бозылган очракта, сатучы аңа срогы чыккан һәр көн өчен товар өчен алдан түләү суммасының ярты проценты күләмендә неустойка (пеня) түли.
Неустойка (пеня) сату-алу шартнамәсе буенча товарны кулланучыга тапшыру гамәлгә ашырылырга тиешле көннән алып товарны кулланучыга тапшыру көненә кадәр яисә кулланучының алдан түләнгән сумманы кире кайтару турындагы таләбе канәгатьләндерелгән көнгә кадәр түләтелә.
Законның 23.1 маддәсенең 4 пункты нигезендә кулланучының товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару һәм зыянны тулысынча каплау турындагы таләбе тиешле таләп куелган көннән алып ун көн эчендә сатучы тарафыннан канәгатьләндерелергә тиеш.
Кулланучыга сатучыга дәгъва юлларга тәкъдим ителде. Кирәк булган очракта территориаль орган белгечләре аны төзүдә ярдәм итәргә әзер.