Кулланучы әлифбасы: медицина билгеләнешендәге эшләнмәләрне алмаштыру һәм кире кайтару шартлары

2024 елның 9 августы, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына кулланучы сорау белән мөрәҗәгать итте:

- Ортопедия салонында тез буынына ортез сатып алдым. Берничә көннән соң анда дефект барлыкка килде.  Мин акчаны кире кайтара аламмы?

Медицина билгеләнешендәге эшләнмәләр дигәндә Россия законнары медицина максатларында аерым яисә бергәләп, шулай ук әлеге эшләнмәләрне билгеләнеше буенча куллану өчен кирәкле башка кирәк-яраклар белән бергә кулланыла торган теләсә нинди приборларны, инструментларны, аппаратларны, җиһазларны, материалларны һәм башка эшләнмәләрне күздә тота, моңа мондый төр эшләнмәләр өчен махсус программа тәэминаты да керә.

Шуны истә тотарга кирәк: сатучы кулланучыга кирәкле барлык мәгълүматны биргән очракта, тиешле сыйфатлы медицина билгеләнешендәге товар алмашынырга һәм кире кайтарылырга тиеш түгел. Гамәлдәге законнарда сатып алучы медицина билгеләнешендәге эшләнмә өчен акчаларны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы ике генә нигез каралган.

Беренчесе. Әгәр медицина билгеләнешендәге эшләнмәнең сыйфаты тиешенчә булмаса (мәсәлән, сатып алганнан соң товарның яраклылык срогы беткәнлеге ачыкланган, товарның дефектлары ачыкланган очракта, товарның тасвирламага туры килмәгән очрагында), сатып алучы үз теләге буенча түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:

- сыйфатсыз медицина эшләнмәсе өчен түләнгән акчаларны кире кайтару;

- шул ук маркалы эшләнмәгә (шул ук модель һәм (яисә) артикул) алыштыру;

- сатып алу бәясен тиешенчә яңадан исәпләп, шундый ук башка маркалы (модель, артикул) медицина эшләнмәсенә алыштыру;

- сатып алу бәясен тиешенчә киметүне;

- эшләнмәнең җитешсезлекләрен кичекмәстән түләүсез бетерүне яисә сатып алучы яисә өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын каплау;

- зыянны каплау.

Сыйфатсыз медицина эшләнмәсен алыштыруны яисә аның өчен түләнгән акчаларны кире кайтаруны медицина билгеләнешендәге эшләнмәнең бөтен гарантия срогы дәвамында таләп итәргә мөмкин.

Икенче очрак. Әгәр медицина билгеләнешендәге эшләнмәне сатып алган вакытта сатучы кулланучыга товар турында кирәкле барлык мәгълүматны бирмәгән булса, мәсәлән, максималь авырлык йөкләнешләре, каршы күрсәтмәләр, хезмәт срогы (гарантия срогы) турында, кулланучы түбәндәгеләрнең берсен таләп итәргә хокуклы:

- медицина эшләнмәсен сатучыга кире кайтарып бирергә, аның өчен түләнгән сумманы алырга;

- зыянны каплауны таләп итәргә.

Сез тиешле срокта медицина билгеләнешендәге сыйфатлы эшләнмә өчен акчаларны кире кайтаруны таләп итәргә (сезгә аның үзлекләре турында җитди мәгълүмат җиткерелмәгән очракта) хокуклы. «Акыллы срок» төшенчәсе законда билгеләнмәгән, әмма ул гадәттә йөкләмәләр буенча дәгъва белдерү өчен кулланыла торган срок санала. Сүз айлар турында түгел, ә көннәр турында бара, якынча 7-14 көн вакытны акыллы дип санарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International