Карбызны ничек дөрес сайларга?

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

Карбызның тышкы кыяфәтенә игътибар итегез: ул бәрелгән, чатнаган булырга тиеш түгел. Өлгергән карбызның кабыгы – караңгы яшел, сырлары ачыграк төстә була. Кояш астында җитәрлек яткан карбызның табы ачык сары төстә булырга тиеш. Мондый карбыз баллырак дигән сүз.

Өлгергән карбызга шакыганда, аннан тонык тавыш ишетелергә тиеш. Куллар белән кысканда, ярылып киткәндәге тавыш чыккан сыман була.

Зурлыгы сортыннан һәм каян китерелгән булуыннан тора. Бер партиядән сайласагыз, эрерәкләрен алыгыз. Әмма артык зурысына кызыгырга кирәкми: аларны химикатлар белән үстергән булулары бар. Ә кечкенә карбызлар еш кына баллы булмый.

Яхшы карбызның койрыгы яшел йә коры, ә бозылган карбызныкы –караңгы төстә һәм шиңгән була.

Карбызны аны сату өчен билгеләнгән урыннарда гына сатып алырга кирәк. Юл читендә һәм транспорт тукталышларында сатылганнарын алмагыз. Алар махсус аслыкта торырга һәм өсте каплаулы булырга тиеш. Сатучыдан сыйфатын раслый торган документларны күрсәтүне сорагыз.

Киселгән карбызны алырга ярамый. Пычак белән бергә аңа микроблар һәм пычрак эләгергә мөмкин.

Ашар алдыннан карбызны сабын һәм җылы су белән юып, сөлге белән киптерегез. Киселгәнен суыткычта сакларга кирәк.

"Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы закон нигезендә, сатучы кулланучыга тиешле сыйфаттагы товар бирергә һәм аның куркынычсызлыгын гарантияләргә тиеш. Карбызга килгәндә, бу очракта бераз катлаулырак, чөнки аның сыйфатлымы, юкмы икәнен кисеп карамыйча белмисең. Үзенчәлекле тәмсез ис, тәм яки бозылганлыгын күрсәтә торган башка ачыктан-ачык билгеләре табылса, сатучыдан акчаны кайтаруны яки товарны алыштыруны таләп итәргә мөмкин. Башта товарны күрсәтеп һәм килеп туган хәлне аңлатып, телдән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә сатучы акча кайтарудан яки алыштырып бирүдән баш тарта икән, дәгъваны язмача белдерегез, еш кына мондый мөрәҗәгатьләрне сатучылар җитдирәк кабул итеп, проблеманы хәл итәргә тырышалар. Алай да булмаса, кулланучының судка мөрәҗәгать итү хокукы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International