Әлмәт территориаль органына сыйфатсыз башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр - кием-салымны ремонтлау һәм тегү, аяк киемнәрен ремонтлау, чәчтарашханә хезмәтләре, келәмнәрне чистарту буенча хезмәтләр турында гражданнардан мөрәҗәгатьләр килә. Шуңа бәйле рәвештә, Әлмәт территориаль органы белгечләре хуҗалык итүче субъектлар өчен эш башкаруга һәм хезмәт күрсәтүгә карата кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатында күчмә чаралар үткәрә. Белгечләр ТРО ВОИ Әлмәт район оешмасы хезмәткәрләре өчен укыту чарасы үткәрделәр. Әлеге оешма кием-салым, аяк киеме ремонтлау буенча социаль хезмәтләр күрсәтә, шулай ук чәчтараш хезмәтләре күрсәтә. Хезмәткәрләргә түбәндәге мәгълүматларны бирделәр:
- эшләрне башкару һәм хезмәтләр күрсәтү сроклары турында,
- срокларны үтәүче тарафыннан хокук бозуларның нәтиҗәләре турында,
- башкарылган эшнең җитешсезлекләре ачыкланганда куярга хокуклы кулланучылар таләпләре,
- аерым таләпләрне канәгатьләндерү сроклары турында,
- кулланучының эшләр башкару яисә хезмәтләр күрсәтү турындагы шартнамәне үтәүдән баш тарту хокуклары турында,
- кулланучының материалыннан (әйбереннән) эшләр башкару үзенчәлекләре турында һ. б.
Чара кулланучылар хокукларын яклау буенча актуаль темаларга мәгълүмат буклетлары тарату белән үрелеп барды, алар төрле тормыш ситуацияләрендә куллану өчен кирәк.