Кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын арттыру максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән семинарлар үткәрде. Мондый семинарлар даими рәвештә үткәрелә. Катнашучылар Россия Федерациясе Гражданлык кодексының, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән таныштылар.