Яңа Чишмә базарында кизү тордылар

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инпекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре базарларда даими нигездә кизү торалар, бу кулланучылар мөрәҗәгатьләрен профилактикалау һәм карау максатларында актуаль булып тора. Гражданнар күпләп җыела торган урыннарда профилактика һәм кизү тору чаралары нәтиҗәсендә базарларда эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрләрнең гамәлләренә һәм гамәл кылмауларына керә торган мөрәҗәгатьләр саны кими. Кизү тору вакытында Кулланучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Аерым алганда, сатып алучыларга товарда җитешсезлекләр табылган очракта, шул исәптән кулланучының касса яки товар чегы булмаса, сатучыга дәгъва белдерү тәртибен аңлаттылар. Моннан тыш, товарда җитешсезлекләр барлыкка килгән очракта РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы буенча дәлилләү бурычы кемдә ятуын аңлаттылар. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга нигезләнеп, хезмәткәрләр кулланучыларга җентекле җаваплар бирделәр, борчыган сорауларга гамәлләр алгоритмын аңлаттылар. Барлык сатып алучыларга һәм шәхси эшмәкәрләргә хезмәткәрләр мөстәкыйль өйрәнү өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати материал тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International