Башкаручы тарафыннан эшләрне үтәү сроклары бозылган

2024 елның 23 августы, җомга

Базарда кизү торган вакытта, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгеченә шәһәрдә яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ул башкаручының эшләрне башкару срокларын бозган очракта кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорады.

Гражданка БТИ белән җир кишәрлегенең межа планын әзерләүгә килешү төзегән. Әмма шартнамәдә билгеләнгән вакытта эш башкарылмаган. Хатын-кыз форсаттан файдаланды һәм консультация сорап территориаль орган белгеченә мөрәҗәгать итте.

Гражданкага «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 28 статьясындагы 1 пунктына аңлатма бирелде, аның нигезендә, әгәр башкаручы эшне башкару (хезмәт күрсәтү) срокларын бозган булса, кулланучы үз теләге белән түбәндәгеләрнең берсен таләп итәргә хокуклы:

- башкаручыга яңа срок билгеләргә;

- эшне башкаруны (хезмәт күрсәтүне) тиешле бәягә өченче затларга тапшырырга яисә аны үз көчләре белән башкарырга һәм башкаручыдан тотылган чыгымнарны каплауны таләп итәргә;

- эш башкарган (хезмәт күрсәткән) өчен бәяне киметүне таләп итәргә;

- эшне башкару (хезмәт күрсәтү) турындагы килешүне үтәүдән баш тартырга.

Кулланучы шулай ук эшне башкару (хезмәт күрсәтү) срокларын бозуга бәйле рәвештә үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы.

Законның 28 статьясындагы 5 пункты нигезендә эшне башкару (хезмәт күрсәтү) сроклары бозылган яисә әлеге статьяның 1 пункты нигезендә кулланучы тарафыннан билгеләнгән яңа сроклар бозылган очракта, башкаручы кулланучыга срогы чыккан һәр көн өчен эшләр башкару (хезмәт күрсәтү) бәясенең өч проценты күләмендә неустойка (пеня) түли, ә эшне башкару (хезмәт күрсәтү) турындагы шартнамә белән башкару (хезмәт күрсәтү) бәясе булмаса заказның гомуми бәясе билгеләнә. Кулланучы белән башкаручы арасында эшләр башкару (хезмәтләр күрсәтү) турындагы шартнамәдә неустойканың (пеняның) зуррак күләме билгеләнергә мөмкин.

Законның 28 статьясындагы 5 пунктының 4 абзацы нигезендә кулланучы түләткән неустойка суммасы эшне башкаруның (хезмәт күрсәтүнең) аерым төре бәясеннән яисә заказның гомуми бәясеннән артмаска тиеш.

Шул рәвешле, Закон кулланучы ягында. Гражданкага башкаручыга карта  дәгъва юлларга тәкъдим ителгән. Территориаль орган белгечләре аны төзүдә хокукый ярдәм күрсәтергә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International