Пансионатта ял итүчеләр белән танып белүгә юнәлдерелгән файдалы очрашу узды

2024 елның 23 августы, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы Чаллы шәһәренең «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» оешмасы белән белән тыгыз хезмәттәшлектә. Әлеге пансионатта ял итүчеләрнең һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләренең даими очрашулары - еллар дәвамында формалашкан матур  традиция. Пансионатта уздырыла торган лекцияләр, семинарлар һәм викториналар мондый очрашуларны дустанә дип атарга мөмкинлек бирә. Территориаль орган хезмәткәрләре яхшы атмосфера тудырырга, һәр тыңлаучыны игътибар белән тыңларга, барлык сорауларга җавап бирергә, үз компетенциясе кысаларында һәр тыңлаучыга якын килергә, шулай ук килеп туган вәзгыятьне индивидуаль тәртиптә ачыкларга тырышалар.

Бөтен республикадан өлкән яшьтәге кешеләр әлеге пансионатта ял итәләр һәм сәламәтлекләрен яхшырталар. Аларның ялын кызыклы гына түгел, танып белү юнәлешендә файдалы итү - безнең бурыч. Һәр очрашу - кулланучылар грамоталылыгын арттыру, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законын яңа белү һәм кулланучы буларак үз хокукларын яклый белүгә багышлана.

Очрашуда кулланучы, башкаручы, тиешле сыйфатлы товарлар һәм тиешле сыйфатсыз товарлар кебек төшенчәләрне конкрет мисаллар белән карадылар. Ял итүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге белән таныштырдылар, эчке базарны үстерү һәм координация бүлегенең функцияләре һәм бурычлары турында сөйләделәр.  Ял итүчеләргә Татарстан Республикасы Чаллы территориаль органының 8(8552)71-43-03 номеры буенча «Кайнар линия» телефоны аша түләүсез консультация алырга мөмкин булуы турында мәгълүмат җиткерелде. Очрашу азагында кулланучыларга белешмәләр һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International