Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Чистай бүлеге белгече белән берлектә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен семинар-укулар үткәрделәр. Чараның төп максаты - сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерү. Сатучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы таләпләрен үтәүнең мөһимлеге, хокук бозучы сатучыга хокукый нәтиҗәләр, товарларны сатканда кулланучылар белән исәп-хисаплар, оешмаларның тикшерүләр уздыру вәкаләтләре турында сөйләделәр.
Товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучылар белән конфликтлы вәзгыятьләрне карау мәсьәләләре кузгатылды. Сатучыларга кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәрге тәртиптә кулланырга киңәш ителә.
Профилактик чараларны даими үткәрү Алексеевск районы территориясендә кулланучылар базарындагы хокук бозуларның сизелерлек кимүенә ярдәм итә. Эш дифференциацияләнгән һәм товарларны (хезмәт күрсәтүләрне, эшләрне) кулланучыларга һәм товар сатучыларга (хезмәт күрсәтүләрне, эшләрне башкаручыларга) юнәлдерелгән. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча түләүсез консультацияләр, сораштырулар, күчмә кабул итүләр, семинар-укулар, сатучылар һәм сатып алучылар өчен очрашулар үткәрелә.
Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмат буклетлары тарату белән үрелеп барды.