Товарны алмаштырганда гарантия срогы яңадан исәпләнә

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз сыйфатсыз товарны яңасына алмаштырганда гарантия срогын исәпләү мәсьәләсе буенча Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Хатын-кыз ел башында диодлы лампа сатып алган, аңа җитештерүче унике ай дәвамында гарантия срогы билгеләгән. Ярты елдан соң лампа янып чыккан һәм ул сатучыга мөрәҗәгать иткән. Сатып алучыга янган лампаны яңасына алыштырганнар. Шул ук вакытта яңа товарга гарантия срогы беренче товарга срок тәмамланганчы гамәлдә, ягъни гарантия срогының калдыгы беренче товардан икенчесенә күчте, дип аңлаталар.

Гражданкада бу гамәлләрнең законлылыгында шик туа һәм ул территориаль органга консультация сорап мөрәҗәгать итә.

Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 5 маддәсенең 6 пунктына нигезләнеп аңлатма бирелде. Гарантияле срок – ул товарда җитешсезлек ачыкланган очракта, сатучы кулланучының таләпләрен канәгатьләндерергә, мәсәлән, акчаны кире кайтарырга яки товарны алмаштырырга тиеш булган чор, җитешсезлек кулланучы гаебе белән барлыкка килмәгән очракта әлбәттә.

Законның 21 статьясының 2 пункты нигезендә тиешле сыйфатлы булмаган товар яңа товарга, ягъни кулланылышта булмаган товарга алыштырылырга тиеш. Товарны алмаштырганда гарантия срогы товарны кулланучыга тапшырган көннән башлап яңадан исәпләнә.

Сатучының гамәлләре законлы түгел. Бәхәсле хәл килеп чыккан очракта кулланучыга сатучыга дәгъва юлларга киңәш ителде. Территориаль орган белгечләре хокукый ярдәм күрсәтергә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International