Федераль челтәр кибетләре персоналы белән чаралар уздырдылар

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Әгерҗе шәһәрендәге «Пятерочка» һәм  «Магнит» кибетләре хезмәткәрләре өчен профилактик чара үткәрделәр.

Чара барышында хезмәткәрләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп маддәләре, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары аңлатылды. Чираттагы тапкыр товарларга бәяләр проблемасы яки бәядә күрсәтелгән сумманың кассадагы саннар белән туры килмәү очраклары турында фикер алыштылар.   Кызганычка каршы, кибетләрдә конфликтлы хәлләр вакыт-вакыт туып тора. Теге яки бу товарны сатып алганда нәкъ менә бәяләргә йөз тоткан сатып алучыны аңларга була: аңа сәүдә ноктасы проблемаларына төшенергә кирәкми, зал хезмәткәрләренең игътибарсызлыгында яки бәяләрне актуальләштерергә вакытлары булмаганлыгында эшләре юк. Һәм кулланучы бу очракта дәгъва белдерә икән - ул хаклы. Бу вәзгыятьтә сәүдә хезмәткәрләренә конфликтка керергә ярамый, чөнки кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар нигезендә:

- бәяләр барлык категорияләр өчен дә бердәм булырга тиеш;

– теләгән һәркем белән килешү (сату-алу) төзелергә тиеш;

- сатучы дөрес белешмәләр бирергә тиеш (шул исәптән товар бәясе турында да);

- сатучы дөрес булмаган яисә вакытында тапшырылмаган мәгълүматлар аркасында сатып алучыга китерелгән зыянны түләргә тиеш.

Чара ахырында барысына да кулланучылар хокукларын яклау темасына кагылышлы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән рус һәм татар телләрендә басма продукция өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International