Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районының Татар Борнае авылында урнашкан кибет хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрде.
Кибет хезмәткәрләренә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге закон таләпләренә аңлатмалар бирелде. Мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру тәртибе турында мәгълүмат бирелде. Сатыла торган азык-төлек товарларының сыйфатын раслаучы документлар булуга басым ясалды.
Чара барышында сәүдә челтәренә китерелә торган азык-төлек товарларының сыйфаты, товарларның социаль әһәмиятле төркемнәренә бәяләр һәм тәкъдим ителә торган өстәмә бәяләр мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, алкоголь продукциясен, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен сату тәртибе аңлатылды.