Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәренә Зәйдә яшәүче хатын-кыз консультация сорап мөрәҗәгать итте:
- Интернет-кибет аша тегү машинасы сатып алдым, гарантия срогы дәвамында товарның җитешсезлеге ачыкланды. Сатучыга мөрәҗәгать иткәндә җитешсезлекне бетерергә генә тәкъдим иттеләр. Бу хаклымы?
Белгеч аңлатканча, кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 маддәсе һәм РФ ГК 503 маддәсе нигезендә тиешле сыйфатта булмаган товарны сатучыга карата таләпләр төрен сайлау хокукы бирелгән.
Сатучы сыйфаты килешүгә туры килгән товарны кулланучыга тапшырырга тиеш. Шартнамәдә эш сыйфаты турында шартлар булмаганда, сатучы кулланучыга гадәттә таләпләргә туры килә торган һәм мондый төрдәге товар кулланыла торган максатлар өчен яраклы товарны тапшырырга тиеш (РФ Законының 4 маддәсе).
Товарда кимчелекләр табылган очракта, әгәр алар сатучы тарафыннан килештерелмәгән булса, кулланучы үз теләге белән сатучыга, үз сайлавы буенча, РФ Законының 18 маддәсендә билгеләнгән түбәндәге таләпләрнең берсен куярга хокуклы:
- шул ук маркалы башка товарга (шул ук модельдәге һәм (яисә) артикулдагы) алмаштыру;
- сатып алу бәясен тиешенчә яңадан исәпләп, башка маркалы (модельле, артикуллы) шундый ук товарга алмаштыру;
- сатып алу бәясен тиешенчә киметү;
- товар җитешсезлекләрен кичекмәстән түләүсез бетерү яисә кулланучы яисә өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын түләтү;
- сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тарту һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару.
Сатучы таләбе буенча һәм аның хисабына кулланучы кимчелекләре булган товарны кайтарырга тиеш.