Аңлату әңгәмәсе үткәрелде

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Рөстәм Фәрхуллин шәхси эшмәкәр Әхмәтова В.Г. сәүдә объектында (Саба районы) сатучылар өчен семинар үткәрде.  Чара кысаларында РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре, Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләре аңлатылды, коррупциягә каршы юнәлештәге, финанс белеме турында мәгълүмат бирелде һәм тарату материалы тапшырылды.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында, түләнгән товар өчен товар чеклары бирү турында кирәкле мәгълүмат булу турындагы таләпләр аңлатылды. Товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучылар белән конфликтлы вәзгыятьләрне карау мәсьәләләре кузгатылды. Сатучыларга кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәрге тәртиптә кулланырга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International