Сатып алганда кибеттә макарон төргәге ертылса, нишләргә?

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз сорау белән мөрәҗәгать итте. Кибеттә аның белән күңелсез хәл килеп чыккан:

- Башка азык-төлек продуктлары арасында макарон эшләнмәсе сатып алдым, кассада түләгәннән соң, азык-төлекне кәрзингә салганда, макарон төргәге ертылда һәм макароннар сибелде. Бу очракта нишләргә?

Дәүләт органы хезмәткәрләре аңлата:

- Әгәр сатып алучы товар өчен түләгән икән, аның өчен кулланучы җавап бирә, чөнки товар инде аның милке булып санала. Рисклар сатып алучыга товар сатучы тарафыннан тапшырылган вакытта (РФ ГК 459 маддәсе нигезендә) адреслана. Товарны түләү вакытына кадәр бозу куркынычы өчен җаваплылык кибет хуҗасында була.

Әмма монда барысы да ничек килеп чыкканлыгы мөһим - йә бу очраклылык, йә бу юри эшләнгән. Әгәр товарны төрү сыйфатсыз булган икән, һәм ул кулда ертылган булса, кулланучы товарны алмаштыруны сорарга хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International