Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Спас районы МФЦ ДБУ филиалында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча консультация өстәле үткәрде.
Чара барышында гражданнарга техник яктан катлаулы товарның нәрсә икәнен һәм аны алыштырып яки кире кайтарып буламы икәнен аңлаттылар. Кулланучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Техник яктан катлаулы товар дип РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган исемлеккә кергән товар таныла, аларга карата кулланучының аларны алмаштыру турындагы таләпләре товарларда җитди җитешсезлекләр табылган очракта канәгатьләндерелергә тиеш. Әлеге товарны алмаштырырга ярамый, чөнки төсе, үлчәме буенча туры килмәгән модель сатып алган очракта, хәтта тартмасын ачмасалар да һәм барлык ярлыклары һәм биркалары сакланган булса да. Сыйфатсыз булган техник яктан катлаулы товардан баш тартырга һәм товарны сатып алган көннән алып 15 көн эчендә акчаны кире кайтару яки алмаштыруны таләп итәргә мөмкин.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.