Кукмара районының Бәрәзкә авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 13 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече Илшат Бәдретдинов Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Бәрәзкә авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр.

Күчмә кабул итүнең максаты - халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру, кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү, кулланучылар хокукларын яклауның нәтиҗәле һәм һәркем файдалана алырлык системасын булдыру.   Алда торган кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр ителгән иде. Авыл халкын кулланучылар базары өлкәсендә барлыкка килә торган мәсьәләләр кызыксындырды:

- тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарны ничек кире кайтарырга мөмкин?

- товар җитешсезлекләрен бетерү сроклары турында һ. б.

Гражданнарга һәр конкрет ситуациядә аларның хокуклары аңлатылды. Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде.

Чара мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International