Нурлат муниципаль районының Әхмәт авыл җирлеге белгечләре өчен укыту семинары үткәрелде

2024 елның 13 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат районының Әхмәт авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча укыту семинары үткәрде.

Кулланучылар хокукларын яклау максатларында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 44 маддәсе Җирле үзидарә органнарына түбәндәге вәкаләтләрне бирә:

- кулланучыларның мөрәҗәгатьләрен карарга;

- кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча аларга консультация бирергә;

- кулланучылар (кулланучыларның билгесез даирәсе) хокукларын яклап судларга мөрәҗәгать итәргә;

- кулланучылар хокукларын яклау буенча муниципаль программалар эшләргә.                                                                     

Өйрәтү чаралары Башкарма комитет хезмәткәрләренең кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хокукый грамоталылыгын арттырырга мөмкинлек бирә һәм киләчәктә кулланучыларның законнарда билгеләнгән хокукларын нәтиҗәле яклау өчен шартлар тудыра.

Чара барышында товарны ваклап сату-алу килешүе буенча сатуның «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 26.1 маддәсе белән көйләнә торган дистанцион ысулын карадылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International