Менделеевск районында комплекслы чаралар уздырылды

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Менделеевск шәһәрендә эшмәкәрләр, сәүдә объектлары җитәкчеләре һәм сатучылар белән очрашты. Сәүдә объектларында төрле юнәлештәге мониторинглар үткәрделәр: 188 төр продукция буенча бәяләр мониторингы, 24 төрдәге социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы һәм сыра сату буенча мониторинг.

 Чара барышында катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының төп маддәләре, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары аңлатылды.  Белгечләр кулланучылар базары өлкәсендәге барлык сорауларга җаваплар бирделәр, сатып алучыларга хезмәт күрсәткәндә конфликтларны булдырмау, товарларга бәяләрнең туры килүен, азык-төлек товарларына яраклылык срокларын үтәү һәм сыйфатсыз товарлар сатып алганда сатып алучыларның таләпләрен канәгатьләндерү тәртибе буенча киңәшләр бирделәр. Барлык катнашучыларга да мәгълүмати белешмәләр, буклетлар тәкъдим ителде һәм Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны эше турында хәбәр ителде: (88552)71-43-03.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International