Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына шәһәр кешесе товарга гарантия срогы бирү һәм товарда ачыкланган җитешсезлекне бетерү өлешендә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Кулланучы сүзләренә караганда, ул ике ай элек бала өчен электр самокаты сатып алган. Товар сатып алганда сатучы кибет бланкында гарантия талонын тутыра, гарантия срогын нибары өч ай дип күрсәтә. Сатып алучы, гарантия шарты белән танышып, талонга имза куя. Өйгә кайткач, техник паспорттагы мәгълүматны өйрәнгәннән соң, ул җитештерүче заводның гарантиясе 12 ай булуын ачыклый. Әмма гарантия срогының озынлыгы аермалы булу мәсьәләсе буенча кулланучы товар сатучыга мөрәҗәгать итми.
Берникадәр вакыттан соң самокат эшләми башлый. Сатып алучы сатучыга кимчелекләрне бетерүне таләп итеп мөрәҗәгать итә. Сатучы ремонттан баш тарткан, җитешсезлекләр дөрес булмаган эксплуатация аркасында килеп чыккан дип аңлаткан. Кулланучы ярдәм сорап Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органына мөрәҗәгать итте.
Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының (алга таба – Закон) 5 маддәсе аңлатылды, анда сатучы товарны җитештерүче тарафыннан билгеләнмәгән очракта товарга гарантияле срок билгеләргә хокуклы, диелә. Моннан тыш, сатучы товарга җитештерүче билгеләгән гарантия срогы узгач ачыкланган җитешсезлекләргә карата өстәмә гарантия билгеләргә хокуклы.
Законның 18 статьясы нигезендә, товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, әгәр алар сатучы тарафыннан сөйләшенмәгән булса, кулланучы сатучының аларны бетерүенә исәп тотарга хокуклы.
Сатучы җитешсезлекләре булган товарны кабул итәргә һәм җитешсезлекнең килеп чыгу сәбәпләре турындагы бәхәс очрагында үз хисабына товарга экспертиза үткәрергә тиеш.
Территориаль орган хезмәткәрләре кулланучыга дәгъва төзүдә ярдәм итте. Кулланучы товардагы җитешсезлекләрне бетерү турындагы таләпне куя һәм товарга гарантия срогы җитештерүче завод билгеләгәннән ким була алмавын күрсәтә. Икенче көнне гражданин шалтыратты һәм бәхәсле вәзгыятьнең хәл ителүе һәм аның сатучыга дәгъвалары булмавы турында хәбәр итте.