Яңа Чишмә муниципаль районы урта мәктәбенең 3 нче сыйныфында «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре чыгыш ясады. Әлеге чараның максаты - укучыларның яңа белемнәр алуга, шул исәптән Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дә, кызыксынуын арттыру. Укучыларга уен формасында үз хокукларын ничек дөрес якларга икәнлеген аңлаттылар. Ситуацион мәсьәләләрне хәл итү барышында укучылар «кулланучы» төшенчәсен тикшерделәр, РФнең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законына туры килә торган очракларны билгеләргә һәм барлыкка килгән ситуациядән чыгу юлын табарга өйрәнделәр.
Алынган белемнәр укучыларга сыйфатсыз товарлар һәм хезмәтләр сатып алган очракта үз хокукларын якларга, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын гамәлдә кулланырга ярдәм итәчәк.