Ярминкәдә катнаштылар

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре һәм Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге баш белгече «Шифа» сәүдә үзәгенең ачык территориясендә ел саен үткәрелә торган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.

Белгечләрнең ярминкәсендә катнашуы беренче чиратта шәхси эшмәкәрләрнең кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән иде. Аларга сата торган продукциянең һәм товарларның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына, сәүдә палаткаларын оештыруга һәм сатучыларның тышкы кыяфәтенә карата төп таләпләр аңлатылды. Шулай ук сатучыларга һәм сатып алучыларга кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре.

Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар белән брошюралар һәм буклетлар рәвешендә мәгълүмати истәлекләр тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International