Чистай территориаль органына шәһәрдә яшәүче хатын-кыз телефон аша кулланучының эшләрне башкару турындагы шартнамәне үтәүдән баш тарту хокукын аңлатуын сорап мөрәҗәгать итте. Гражданка шәхси эшмәкәр белән стандарт булмаган металлдан эшләнгән ишек ясау һәм урнаштыру турында килешү төзегән. Әмма берничә көннән ул килешүне үтәүдән баш тартырга карар кыла. Бу очракта аны килеп туган вәзгыятьтә кулланучының хокуклары һәм бурычлары кызыксындыра.
Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 32 маддәсе аңлатылды. Бу маддә эш вакытында һәм эш кимчелекләрсез башкарылса да, кулланучы теләсә кайсы вакытта, нинди дә булса мотивлар күрсәтмичә, аны башкаруны туктатырга хокуклы, дип аңлата. Шул ук вакытта кулланучының килешүне үтәүдән баш тартуы хезмәт күрсәтү башланганчы да, аны күрсәтү процессында да булырга мөмкин.
Әлеге статья нормасын куллануның төп шарты булып кулланучының эш башкаручыга шартнамәнең өзелүе турында хәбәр итәргә тиешлеге тора.
Моннан тыш, башкаручы үз вазыйфаларын тиешенчә башкарганга күрә, ул мөлкәти зыян күрмәскә тиеш, шуңа күрә кулланучы башкаручы белән эшнең инде башкарылган өлеше өчен исәп-хисап ясарга, шулай ук аңа килешүне үтәү максатларында баш тартканчыга кадәр башкарылган чыгымнарны түләргә, ягъни башкаручыга фактта тотылган чыгымнарны гына түләргә тиеш.
Хәбәрнамә алганнан соң, башкаручы эшне туктатырга тиеш. Әгәр башкаручы килешүне өзү турында хәбәрнамә алганнан соң эшне башкаруын дәвам итсә, кулланучы аңа нинди дә булса чыгымнарны түләргә яки хәбәрнамә алганнан соң башкарган эше өчен түләргә тиеш булмаячак.
Шул рәвешле, шартнамәне өзү өчен төп шартлар – шартнамәне өзү турында үтәүчегә хәбәр итү һәм әлеге шартнамә буенча йөкләмәләрне үтәүгә бәйле фактта тотылган чыгымнарны үтәүчегә кайтару.