Кулланучылар белеме буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарында территориаль бүлеге юристы белән берлектә 8 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына сыйныфтан тыш чара үткәрделәр.

Хезмәткәрләр мәктәп укучыларына аңлаешлы формада түбәндәгеләр турында сөйләделәр:

- кем ул кулланучы,

- аның хокуклары һәм бурычлары нинди,

- укучыларны Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законы белән таныштырдылар.

Тормыш мисалларында алынган белемнәрне онлайн яки офлайн кибетләрдә сатып алганда ничек кулланырга икәнен аңлаттылар. Әгәр аларның хокуклары бозылган булса, сатучыга ничек дөрес итеп дәгъва төзергә, тапшырырга яки җибәрергә кирәклеге турында сөйләделәр.  Укучылар белгечне кызыксынып тыңладылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм үзләренең тормыш мисаллары белән уртаклаштылар.

Кулланучылар хокукларын яклау темасына үткәрелә торган Олимпиада тәртибе һәм сроклары турында сөйләштеләр.   Укучыларга Олимпиадада катнашу аларга хезмәт күрсәтү һәм товарларның күптөрлелегендә ориентлашырга, товарларны, хезмәтләрне дөрес сайларга өйрәнергә һәм кулланучылар хокуклары бозылган очракларда эш итә белергә ярдәм итәчәк, дип аңлатылды.  Шулай ук «Коррупциягә каршы тору турында»гы Федераль законның кайбер нигезләмәләренә дә аерым тукталдылар.

Укучыларга һәм укытучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан төрле темаларга буклетлар рәвешендә басма продукция һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International