Хокук бозуларны кисәтәбез

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре шәхси эшмәкәр Сәетова Ч.А. сәүдә объектында (Саба районы) сатучылар өчен семинар үткәрде. Чара кысаларында РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләрен һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен аңлаттылар.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында сатып алучылар өчен кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.

Товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучылар белән конфликтлы вәзгыятьләрне карау мәсьәләләре кузгатылды, шулай ук сатучыларга эшләрендә кулланучылар проблемаларын ирекле хәл итү формуласын, ягъни судка кадәрге тәртиптә кулланырга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International