Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре чәчтарашханәдә кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында, законнарны аңлату буенча семинар үткәрде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чәчтараш хезмәте бьюти-индустриядә хатын-кызлар арасында да, ир-атлар арасында да һәрвакыт ихтыяҗлы. Шуңа да карамастан, практика күрсәткәнчә, кулланучы еш кына үз хокукларын яклый алмый, бигрәк тә башкаручы белән бәхәс килеп чыккан очракта. Бу, барыннан да элек, кулланучының үз хокуклары турында һәрвакытта да хәбәрдар булмавы белән бәйле, ә намуссыз эшмәкәрләр моннан явызларча файдалана.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы карары белән расланган Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре нигезендә, башкаручы үз оешмасының фирма исемен, урнашкан урынын һәм эш режимын кулланучыга җиткерергә тиеш.
Кулланучы почмагында, мәгълүмат стендында яисә килүче өчен уңай булган теләсә кайсы урында түбәндәге мәгълүмат күрсәтелергә тиеш:
- дәүләт теркәве;
- күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге, аларны күрсәтү рәвешләре һәм шартлары;
- ташламалар алу хокукына ия кулланучылар категорияләре исемлеге, шулай ук хезмәтләр күрсәткәндә мөмкин булган ташламалар исемлеге.
Хезмәт күрсәтү турындагы шартнамә язма рәвештә (квитанция, башка документ) рәсмиләштерелә һәм түбәндәге белешмәләрне үз эченә алырга тиеш:
- чәчтарашханәнең фирма атамасы һәм адресы;
- хезмәт күрсәтү төре;
- хезмәт күрсәтү бәясе;
- күрсәтелә торган хезмәтләрнең үзенчәлегенә бәйле башка кирәкле мәгълүматлар.
Әгәр хезмәт сыйфатсыз башкарылган булса яки хезмәт күрсәтү өчен таләп ителгән сумма прейскуранттан шактый артып киткән булса, кулланучы бу хакта башкаручыга хәбәр итә ала, чөнки ахыргы бәя чәч кисүгә, урнаштыруга һәм башка чәчтараш хезмәтләренә кадәр әйтелергә тиеш.
Җитешсезлекләр ачыкланган очракта, түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:
- кимчелекләрне түләүсез бетерү;
- бәяләрне тиешенчә киметү;
- үз көче белән яисә өченче зат тарафыннан кимчелекләрне бетерү буенча тотылган чыгымнарны каплау.
Чәчтараш хезмәте күрсәтү турында шартнамәнең (квитанциянең) язма формасына таләпләрне үтәмәү, шартнамә төзүне раслый торган документны (касса чегын) тапшырмау кулланучының үз мәнфәгатьләрен яклау хокукын гамәлгә ашыру, сыйфатсыз чәчтараш хезмәте күрсәткәндә китерелергә мөмкин булган мораль һәм матди зыянны каплау мөмкинлеген чикли.
Моннан тыш, кулланучы үз хокукларын яклау, мораль һәм матди зыянны каплау өчен кулланучылар хокукларын яклау органнарына һәм судка мөрәҗәгать итә ала.
Исегездә тотыгыз, теләгән нәтиҗәне алу нигезе - чәчтарашханәне дөрес сайлау гына түгел, ә үз хокукларыңны белү белән дә бәйле.