Тәрәзә артында - алтын көз, ә календарьда - алтын яшьтәге кешеләр бәйрәме. Октябрь башында өлкән буынның иң лаеклы, зирәк, хөрмәтле вәкилләренә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде.
Билгеле булганча, һәр кеше игътибарга мохтаҗ, ә өлкән яшьтәгеләр, бигрәк тә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре үзләренең ветераннарын шушы изге һәм якты бәйрәм белән котлыйлар, күрсәткән тырышлыклары, тәҗрибәләре өчен Фәния Нуриәхмәт кызы Зариповага, Надежда Александровна Черновага, Наталья Михайловна Тютюгинага, Нәзиф Нәсыйх улы Гыйзетдиновка, Госман Гомәр улы Билаловка рәхмәт белдерәләр.
Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер, күңел җылысы, якыннарыгызның мәхәббәте, бәхет, иминлек телибез.