Тәрәзә артында - алтын көз, ә календарьда - алтын яшьтәге кешеләр бәйрәме. Октябрь башында өлкән буынның иң лаеклы, зирәк, хөрмәтле вәкилләренә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде.
Өлкәннәр көне - ул үзенчәлекле көн, ул күп еллар тормыш тәҗрибәсен туплаган кешеләргә багышлана. Бу көнне без өлкәннәрнең җәмгыятебез өчен мөһимлеген билгеләп үтәбез, аларга рәхмәт сүзләре белдерү өчен очрашабыз.