Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдәа өлкәннәр өчен массакүләм чара үткәрелде

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Халыкара өлкәннәр көнендә һәрберебезнең йөрәге өлкән буын кешеләренә тирән рәхмәт хисләре белән тула.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Алексеевск районы хакимияте вәкилләре белән берлектә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм программасында катнаштылар.

Бу көнне, күркәм традиция буенча, район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды. Мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр өлкән буын вәкилләре өчен музыкаль котлаулар әзерләделәр.

Бәйрәм дәвамында өлкәннәр чын күңелдән теләнгән теләкләр ишеттеләр.

Концерттан соң традицион чәй эчү булды.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә консультацияләр бирелде, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International