Өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкәдә катнаштылар

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре һәм Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге баш белгече чираттагы тапкыр көзге атналык авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Бу юлы ярминкә Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган иде. Өлкән буынга һәм барлык теләүчеләргә җирле җитештерүчеләрнең продукциясен авыз итәргә тәкъдим ителде. Ярминкә бәйрәм концерты белән үрелеп барды.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре халыкка җирле җитештерүчеләр белән танышырга мөмкинлек бирә, авыл хуҗалыгы базарларында продукция һәрвакыт арзанрак, чөнки сатучы белән сатып алучы арасында арадашчылар юк. Шунысы куанычлы, пенсионерлар һәм аз керемле гражданнар өчен ярминкәләр җирле продукцияне: ит, яшелчә, бал, сөт, тәм-томнар һәм башкаларны үзкыйммәтләренә мөмкин кадәр якынрак бәядән сатып алырга мөмкинлек бирә.

Белгечләрнең ярминкәдә катнашуы өлкән буынны котлау белән генә чикләнмәде, алар Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә грамоталылыкны арттырдылар. Хезмәткәрләрнең ярминкәләргә баруы һәм гражданнарга урыннарда консультация бирү, халык белән турыдан-туры аралашу формасы буларак, мөһим, чөнки алар халыкка проблемалар турында сөйләргә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләреннән киңәш алырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International