Халыкара өлкәннәр декадасы кысаларында акция үткәрелде

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре өлкән яшьтәге кешеләр өчен «Грамоталы кулланучы» акциясе үткәрделәр. Әлеге чара Халыкара өлкәннәр декадасына багышланган иде. Яр Чаллы территориаль органы белгечләре «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар өләшүне оештырды.

Белгечләр өлкән яшьтәгеләрнең һәм шәһәрнең иске өлешендә яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирделәр. Үткәрелгән акциядә катнашучыларның һәркайсы белгечкә сорау бирү һәм квалификацияле җавап алу мөмкинлеге алды. Белгечләр гражданнарны бәйрәм белән котладылар, якыннарыннан сәламәтлек, кайгыртучанлык һәм игътибар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International