Ветераннарның җирле иҗтимагый оешмасында лекция үткәрделәр

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекция үткәрде.

Өлкәннәр көне — яшь буынга картлыкның ярдәмгә, мәхәббәткә һәм кайгыртуга мохтаҗ булуын искә төшерү ул. Өлкән яшьтәге кешеләрнең бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәсе - хәзерге җәмгыять үсешенә зур өлеш кертә.

Чара кысаларында җәмгыять әгъзаларына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең республиканың кулланучылар базарындагы эшчәнлеге турында сөйләделәр. Катнашучыларның игътибарын «Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексына юнәлттеләр, аның максаты Татарстан Республикасында Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән кулланучылар хокукларын нәтиҗәле яклау өчен шартлар тудыру, товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтү буенча кулланучылар базарын үстерү.

Аннары кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча лекцияләргә күчтеләр. Озакка сузылган әңгәмә барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар мәсьәләләренең киң спектры колачланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International