Нурлат шәһәрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Өлкәннәр ярминкәләргә бик теләп йөриләр һәм арзан бәядән яшелчә һәм башка азык-төлек продуктлары, шулай ук җиләк-җимеш культуралары үсентеләре сатып алалар.
Ярминкәдә авыл җирлекләре, район авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр үз продукцияләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.
Ярминкәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Алия Гәрәева катнашты. Шәһәр һәм район халкы һәм кунаклары, шул исәптән пенсионерлар һәм ветераннар кирәкле товарларны сатып алу гына түгел, ә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр дә ала алдылар.
Чара барышында кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати белешмәләр һәм буклетлар таратылды.