Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Спас районында яшәүчеләрдән сатып алынган аяк киеме сыйфатына карата берничә мәртәбә шикаятьләр килде. Бу уңайдан безнең белгеч Болгар шәһәрендәге аяк киеме кибетендә консультация өстәле оештырды, анда кулланучыларга товарда җитешсезлекләр табылганда аларның хокуклары аңлатылды.
- «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезендә, әгәр аяк киемендә сатып алганда сатучы тарафыннан килештерелмәгән кимчелекләр табылса, кулланучы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясында каралган таләпләрнең берсен куярга хокуклы, - дип сөйләде белгеч.
Шул ук вакытта товарны алмаштыру турындагы таләп аны күрсәткән көннән алып җиде көн эчендә, ә сыйфатын өстәмә тикшерү кирәк булганда – егерме көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.
Акчаларны кире кайтару һәм сатып алу бәясен киметү турындагы таләпләр алар куелган көннән алып ун көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.
Товардагы җитешсезлекләрне түләүсез бетерү турындагы таләп кичекмәстән, ягъни аларны бетерү өчен кирәкле минималь срокта канәгатьләндерелергә тиеш, ләкин ул 45 көннән артмаска тиеш.
Бу чакта кулланучы шулай ук сыйфатсыз товар сату нәтиҗәсендә үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Зыяннар кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен билгеләнгән срокларда кайтарыла.
Консультация барышында гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле буклетлар һәм белешмәләр таратылды.