Мөслим авылында укыту чаралары уздырылды

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мөслим авылында кулланучылар хокукларын яклау буенча комплекслы чаралар оештырды.

Мәсәлән, Мөслим урта гомуми белем мәктәбендә кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде, Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында авыл халкы белән очрашу һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатында җирле үзидарә органы белгечләре өчен семинар-уку үткәрелде.

Сыйныфтан тыш дәрестә укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законының кайбер нигезләмәләре, ваклап сату – алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре аңлатылды. Аннары «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика олимпиадасының икенче этабына узган укучылар белән эссе язу өчен тәкъдим ителгән темалар, белемнәрне тикшерү өчен эшләрне рәсмиләштерү тәртибе һәм юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу барышында бүлек белгечләре халыкның актив өлешен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.

Семинар-уку барышында авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләренә, РФнең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законын аңлату белән беррәттән, язма дәгъва төзү һәм аны җаваплы якка җибәрү тәртибе дә аңлатылды. Моннан тыш, кулланучылар мөрәҗәгате буенча сыйфатсыз товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр), шулай ук кулланучыларның гомере, сәламәтлеге, мөлкәте һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч булганнары ачыкланган очракта, җирле үзидарә органнары бу хакта товарларның (эшләр, хезмәт күрсәтүләрнең) сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тикшереп торучы органнарга кичекмәстән хәбәр итәргә тиешлеге аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International