«KazanMall» сәүдә үзәгендә консультация өстәле оештырдылар

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау шәһәр халкы арасында иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Көн саен без сатып алулар ясыйбыз яки нинди дә булса хезмәтләр яки эшләр башкаруны сорап мөрәҗәгать итәбез, димәк, көннән-көн без барыбыз да кулланучылар булып торабыз. Гамәлдә «сатып алучы һәрвакыт хокуклы» гыйбарәсе һәрвакытта да эшләми, һәм мөгаен, безнең һәрберебез үз кулланучылар хокукларын бозу белән бер тапкыр булса да очрашкандыр.

Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре сатып алучылар һәм кулланучылар өчен даими рәвештә кизү торалар. Чираттагы шундый чара «KazanMall» сәүдә үзәгендә узды.

Кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре.

Чара актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар язылган брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге белешмәләр тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International