Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Яшел Үзән шәһәренең күп функцияле үзәгендә кизү тордылар.
Мондый кизү торулар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре өчен гадәткә керде һәм шәһәр халкының кулланучылар белемен арттыруга ярдәм итә.
Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый грамоталылыгын һәм мәгълүматлылыгын арттыру.
Мөрәҗәгать иткән гражданнарны тиешле сыйфатлы товарны кире кайтарганда һәм башкаручының эшләрне башкару (хезмәтләр күрсәтү) срокларын бозуы мәсьәләләрен хәл итү юллары кызыксындырды.
Шәһәрдә яшәүче хатын-кыз башкаручының кухня гарнитурын әзерләү вакытын 2 айга бозуы турында зарланды; бер ир-атның автозапчастьны кире кайтарганда автомагазинда проблема туган. Барлык сорауларга халык кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезендә тулы җаваплар алды.
Чара барышында кулланучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары, товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча сату кагыйдәләре аңлатылды.
Кулланучыларга танышу өчен мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.