Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең «кайнар линия» телефонына кызыклы сораулар килде. Кулланучылар грамоталылыгын киңәйтү өчен сораулар һәм җаваплар белән танышырга тәкъдим итәбез.
- 2024 елның сентябрендә банкта кулланучылар кредитын тәэмин итү өчен төзегән ирекле иминиятләштерү килешүеннән баш тарту мөмкинме һәм, әгәр бу мөмкин булса, күпме вакыт эчендә?
Арча территориаль органы белгече җавап бирә:
- Әйе, бу мөмкин хәл. Сезгә иминиятләштерү килешүен төзегәннән соң 30 көн эчендә акчаларны кире кайтару турында гариза белән иминиятләштерүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
2024 елның 21 гыйнварында «Кулланучылар кредиты (займ) турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2023 елның 24 июлендәге 359-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде, ирекле иминиятләштерү шартнамәсеннән (суыту чорында) баш тарту мөмкинлеген 14 көннән 30 көнгә кадәр арттыру өлешендә. Хәзер заемщик 30 көн эчендә кредит тәэмин итү өчен төзелгән шәхси һәм ирекле иминиятләштерү килешүләреннән баш тартырга мөмкин.
Киләсе сорау болай яңгырый:
- Әйберне химик чистартуга тапшырдым, аннан соң тукыманың бөтенлеге һәм төсе бозылды, эш башкаручыдан матди зыянны каплауны таләп итеп буламы?
Җавап:
- «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Федераль законның 35 маддәсе нигезендә, башкаручы аны өч көн эчендә шундый ук сыйфатлы бертөрле материал (әйбер) белән алмаштырырга һәм кулланучының теләге буенча тиешле вакытта бертөрле материалдан (әйбер) эшләнмә әзерләргә тиеш. Шундый ук сыйфатлы бертөрле материал (әйбер) булмаганда — кулланучыга югалган (зарарланган) материалның (әйбернең) ике тапкыр бәясен түләргә, шулай ук кулланучы тоткан чыгымнарны капларга тиеш.
Әгәр башкаручы сезне әйбернең сыйфатын югалту ихтималы турында алдан ук кисәткән булса, соңыннан әйберне югалту өчен ул җаваплы түгел.