Мәктәп укучылары өчен кулланучылар белеме

2024 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Кулланучының грамоталылыгы - бик җитди сөйләшү темасы. Бүген һәркем грамоталы кулланучы булырга, үз хокукларын яклый белергә тиеш. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Гөлчәчәк Гафиятуллина Кайбыч муниципаль районының Ульянково мәктәбе укучылары белән мәгълүмати әңгәмә үткәрде.

Дәреснең темасы «Үз хокукларыбызны яклыйк».

Укучыларга кулланучыларның төп хокукларын «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы Россия Федерациясе 3аконы нигезендә аңлаттылар.

Чараның төп максаты - укучыларның белем даирәсен киңәйтү, укучыларда кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының аерым маддәләрен көндәлек тормышта дөрес куллану буенча аңлатмалар бирелде. Әңгәмә барышында кулланучыларның да, хезмәт күрсәтүчеләрнең дә үз тормышларыннан китерелгән конкрет ситуацияләр тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International