Белгечләр Тукай муниципаль районында

2024 елның 8 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре даими нигездә территориаль орган карамагындагы районнарда профилактик эш алып баралар. Белгечләр Татарстан Республикасының Тукай районына барып, анда районның дүрт торак пунктында булдылар һәм азык-төлек кибетләрендә сатып алучылар белән очраштылар.

Белгечләр сатып алучылар һәм эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирделәр.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп маддәләре, сатучының һәм кулланучының хокуклары һәм бурычлары, дәгъваларны карау һәм канәгатьләндерү сроклары, кулланучылар белән конфликтлы очракларны хәл итү тәртибе аңлатылды. Түбән Суыксу авылындагы азык-төлек кибете кулланучыларына татар телендә консультацияләр бирелде.

Һәр кулланучыга «кайнар линия» телефоны эше турында хәбәр ителде: 8(8552) 71-43-03, шулай ук чарада катнашучыларның барысына да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән мәгълүмат буклетлары таратылды:

- Ничек дөрес итеп дәгъва төзергә,

- Сыйфатсыз товар яисә хезмәт күрсәтү сатып алганда кулланучының хокуклары,

- Әгәр товар тиешле сыйфатта булмаса, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары,  

- Алмаштырылырга тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге,

- Пластик тәрәзәләр куябыз,

- Көнкүреш хезмәтләре күрсәтү (эшләр башкару) турында килешү.

Шулай ук татар телендәге буклетлар:

- Җиһаз сатып алучыларга белешмәлек,

- Алыштырга ярамаган тиешле сыйфатлы азык-төлек булган товарлар.

Профилактик чаралар «Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Мондый чараларның максаты Татарстан Республикасы халкының хокукый һәм куллану грамоталылыгын арттырудан гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International