Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына шәһәрдәге кибетләрнең берсендә куллану вакыты чыккан сыра саткан өчен чаралар күрү турында гариза белән Түбәнкамалы мөрәҗәгать итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу челтәр кибетләренә карата бер ел эчендә икенче шикаять.
Әгәр продукцияне куллану өчен билгеләнгән вакыт беткән булса, продукциянең вакыты чыккан дип санала. Бу вакыт аралыгы тәмамланганнан соң товар кулланучы өчен куркыныч тудырырга, сәламәтлеккә һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китерергә мөмкин. Әгәр товар позициясенең яраклылык срогы тиздән бетә икән, бу продуктны витринада кулланучының сәламәтлек һәм тормыш өчен куркынычсыз куллану өчен җитәрлек вакыт запасы булганчы гына калдырырга мөмкин. Сатып алучының вакыты чыккан продукция табылганда гамәлләре «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 маддәсе һәм маддәсе белән бәйле: товарны кире кайтарырга һәм аның өчен түләнгән акчаны кире алырга мөмкин; кулланучының вакыты чыккан продукцияне алыштырырга хокукы бар.
Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре юридик затка карата РФ КоАП 14.43 маддәсенең 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеде. РФ КоАП нигезендә, әгәр продуктларның "яңалыгына" карата канун нормаларын кабат бозу очрагы теркәлгән булса, штраф санкцияләре суммалары артырга мөмкин. Эш материаллары карар кабул итү өчен Татарстан Республикасы Арбитраж судына җибәреләчәк.