Өлкәннәр өчен Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган лекция үткәрделәр

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

2024 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лилия Степанова кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында территориаль бүлеге вәкиле Эльвира Хәсәнова белән берлектә «Радуга «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» Дәүләт автономияле учреждениесендә сыйфат атналыгына багышланган чара үткәрделәр.

Лекция кысаларында товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда кулланучылар хокуклары, мошенниклыктан һәм намуссыз сатучылардан яклау, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукларын яклау үзенчәлекләре кебек мәсьәләләр каралды.

Белгечләр кулланучылар хокуклары бозылган очракта ярдәм сорап мөрәҗәгать итү, нинди оешмалар ярдәм күрсәтә алуы һәм конфликтлы ситуацияләрне мөстәкыйль хәл итү турында мәгълүмат белән уртаклаштылар.  Социаль яктан якланмаган гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау буенча лекцияләр зур әһәмияткә ия, чөнки алар кешеләрнең үз хокуклары һәм бурычлары турында хәбәрдарлыгын арттырырга, шулай ук аларга үз мәнфәгатьләрен яклау өчен инструментлар бирергә ярдәм итә.

Очрашуда катнашучыларга Бөтендөнья сыйфат көненең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, аларның хокукларын яклау буенча сорауларга җаваплар бирделәр, буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International