Җиһаз салонында өйрәтү чарасы

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Соңгы вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органына кулланучылардан җиһаз әзерләү срогын бозуга да, җиһазның сыйфатына да шикаятьләре ешайды. Шуңа бәйле рәвештә, «Сыйфат атналыгы» кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре Яшел Үзән шәһәрендәге җиһаз кибетендә булдылар.

Җиһаз сатып алу - арзанлылардан түгел, һәм ул бер айга гына, хәтта бер елга гына да эшләнми. Сатып алганда гади кешегә җиһазның чын сыйфатын тиз билгеләү кыен. Күп очракта продукциянең сыйфаты җитештерүченең бренды һәм абруе белән билгеләнә. Сыйфатлы мебель - беренче чиратта ул эшләнгән материалларның сыйфаты. Җиһазларның сыйфаты түбәндәге күрсәткечләр белән бәяләнә: уңайлылык, эстетиклык, ышанычлылык, ныклык.  Гарантия талоны булу җитештерүченең сыйфатлы мебель җитештерүен һәм җитештерелә торган продукциягә ышанычын күрсәтә.

 Сатучылар белән кулланучылар хокукларын яклау һәм ваклап сату-алу шартнамәсе буенча сату кагыйдәләре темасына өйрәтү әңгәмәсе үткәрелде. Сатучыларга аңлатуларынча, кулланучы җиһаз әзерләү шартнамәсеннән баш тартырга һәм аның өчен түләнгән акчалата сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы, әгәр җитешсезлекләр җитди булса, ягъни бетерелмәслек булса, йә аларны бетергәннән соң кабат күренсә, йә тиешле вакыт яки акча чыгымнарыннан башка бетерелә алмаса. Әгәр җитешсезлекләр җитди булмаса, кулланучы мондый кимчелекләрне бетерүне таләп итәргә хокуклы. Әлбәттә, сатып алынган мебельнең үз сыйфаты белән сөендерүен һәм озак еллар хезмәт итүен телибез. Эшмәкәрләрне борчыган сорауларга закон нигезендә тулы җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International