Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренең хокукый грамоталылыгын арттыру максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль–инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гүзәл Гайнуллина кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды һәм Буа шәһәрендә шәхси эшмәкәр Ф.Ф. Гадиеваның «Ризыклы» кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде.
Чараның төп максаты - эшкуарларга һәм сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерү һәм район халкына гамәлдәге законнарны ачыкларга ярдәм итү, кулланучылар базары өлкәсендә аларның хокукый грамоталылыгын арттыру.
Чара барышында РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә аңлатмалар бирелде. Шулай ук сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре хакында товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын күзәтү турында рус/татар телләрендә товарлар турында мәгълүмат һәм элмә такта булу турында консультацияләр бирелде.
Хезмәткәр катнашучыларны кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәтләр өчен товар чеклары бирү турындагы таләпләр белән таныштырды.
Чара барышында катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары белән, төрле телләрдә кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга гамәлдәге законнарга аңлатмалар язылган белешмәләр һәм буклетлар таратылды.