«Тәтеш балкышы» үзәгендә узган чара Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган иде

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Сыйфат атналыгы кысаларында эшлекле чаралар, уку йортларында сыйфат дәресләре һәм бөтен Россия буенча башка активлыклар үткәрелә. Россиядә сыйфат көне үзебезнең товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфаты мәсьәләсенә игътибарны җәлеп итәргә тиеш һәм җитештерүчеләр, сәүдә челтәрләре һәм кулланучылар арасында ачык әңгәмә өчен мәйданчык булырга тиеш.

Сыйфат атналыгы кысаларында һәм хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкка мәгълүмат җиткерү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова «Тәтеш балкышы» үзәгендә өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре өчен чара үткәрде.

Әлеге учреждение хезмәткәрләренә товарлар сатканда һәм хезмәтләр күрсәткәндә гамәлдәге закон нормаларын куллану буенча аңлатмалар бирелде, кулланучылар законнарының нигезләре, дәгъвалар бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары аңлатылды.

Гражданнарны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә агарту кулланучыга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең кулланучылар базарында үзен ышанычлырак хис итәргә, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алуга җентекләбрәк һәм сакчылрак карарга мөмкинлек бирә, гражданнарны бәхәсле хәлләрне мөстәкыйль хәл итәргә этәрә.

Катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Интернет-сайты, «Кулланучылар хокукларын яклау» порталы һәм Тәтеш муниципаль районының рәсми сайтында «Кулланучылар хокукларын яклау» кушымтасы турында мәгълүмат җиткерелде, анда бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат, шулай ук дәгъва үрнәкләре табарга мөмкин.

Чара барышында гражданнар үз сорауларына җаваплар алдылар. Һәр конкрет ситуациядә кулланучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе законы нигезендә аларның хокуклары аңлатыла. Өйдә хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре үз тәрбияләнүчеләре өчен «Вестник потребителя Татарстана» газетасын алып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International