«Арзан» сәүдә үзәгендә уртак чара уздырылды

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Татарстан Республикасында Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре белән берлектә шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә профилактик чаралар үткәрә.

2024 елның 12 ноябрендә «Арзан» сәүдә үзәгендә эшмәкәрләр белән аралашу булды. Хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре һәм сәүдә нокталарында сатучылар белгечләргә үз сорауларын бирделәр. Алар арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарның аерым нигезләмәләрен куллану һәм Товарларның аерым төрләрен сату үзенчәлекләренә кагылышлы сораулар да бар  иде. Белгечләр сыйфатсыз товар сату һәм сатып алу очрагында төп хокук һәм бурычларны аңлаттылар. Чара барышында эшмәкәрләргә проблемалы хәлләрне судка кадәр хәл итү юллары һәм вариантлары тәкъдим ителде.

Сәүдә үзәгенең кулланучылары да игътибарсыз калмады. Чара кысаларында сәүдә үзәгенә килүчеләргә кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмати белешмәләр таратылды:

- «Кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру һәм кире кайтару хокукы»,

- «Техник яктан катлаулы товарлар исемлеге»,

- «Көнкүреш хезмәтләре күрсәтү турында килешү»,

- «Ничек дөрес итеп дәгъва төзергә» һәм башкалар.     

Сәүдә үзәге администрациясе Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләренә шәһәр халкының куллану белемен арттырганнары өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International